ИльясКамал
← Афишага кайту

«Күңел кыллары»

Көн
18 Март, 2026 ел
Вакыт
19:00
Урын
К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, кече зал

«Күңел кыллары» концерты кыллы-смычоклы уен коралларына багышлана. Кичәнең төп герое – борынгы төрки уен коралы кылкубыз. Шулай ук концертта аның «кардәшләре» яңгыраячак: скрипка, виолончель, морин-хуур, игил һәм академик кылкубыз.

Концертта чыгыш ясый: Ильяс КАМАЛ һәм иҗатташ дуслары: Арслан СӘЙФИ, Динә ЗАКИРОВА, Зилә ГАЙНУЛЛИНА, Дайсан КАРТАНОВ, Кайгал КУУЛАР

Кәрим Тинчурин театры оркестры. Дирижёр – халыкара конкурслар лауреаты Олжас МЕЙРМАНОВ (Казакъстан)