Композитор
Композитор
Композитор һәм аранжировкачы Ильяс Камал 2011 елда Казан музыка көллиятен тәмамлый, уку елларында музыка иҗат итә башлый, төрле ансамбльләр өчен эшкәртмәләр ясый, Казан дәүләт консерваториясенең профессоры, атаклы композитор Борис Трубиннан дәресләр ала.
2016 елда Казан дәүләт консерваториясен профессор Альберт Әсәдуллинның виолончель классы буенча, профессор Борис Трубин һәм доцент Виталий Харисовның композиция классы буенча тәмамлый.
2017 елдан башлап Ильяс Камал Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының композиторлар берлекләре составларына керде.
2019 елда Казан дәүләт консерваториясенең ассистентура-стажировкасын тәмамлый, иҗади җитәкчесе — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виталий Харисов, шулай ук опера-симфоник дирижерлык буенча Айдар Яруллин классында укып чыга.
2024 елның декабреннән — Татарстан Республикасы композиторлар берлеге рәисе.
ИҖАТЫ
Ильяс Камалның иҗатының иң зур өлешен камера-инструменталь һәм оркестр өчен әсәрләр, опера һәм театраль музыка тәшкил итә. Авторның музыкаль стилен татар һәм башка төрки халыклар традицияләренә таяну һәм яңа заман композиторлык техникасын куллану тәшкил итә. Ильяс Камалның әсәрләре Россия Федерациясенең күп калаларында, Татарстан, Башкортстан, Тыва, Адыгея республикаларында, Кытай, Казакъстан, Төркия, Финляндия, Голландия, Перу һәм Чили илләрендә башкарылып уңыш казана.
Төп әсәрләр:
«Минем Такташ» операсы, Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосы (2019)
«Урал бөркетләре» операсы, Салават Камал либреттосы (башкорт телендә) (2024)
Илһам Шакировка багышланган «Карурман аша» симфоник поэмасы (2019)
Симфоник оркестр өчен «Төрки сюита» (2025)
Камера оркестры өчен «Кыпчак увертюрасы» (2016), симфоник оркестр өчен редакция (2024)
Кыллы оркестр өчен «Поэма-элегия» (2020)
Виолончель һәм симфоник оркестр өчен концерт (2016)
Альт-саксофон һәм симфоник оркестр өчен поэма (2011)
Симфоник оркестр өчен «Бәйрәм рондосы» (2012)
«Сак-Сок канатларының сере» исемле балалар өчен мюзикл (2016)
Фортепиано өчен соната (2013)
Альт һәм фортепиано өчен соната (2012)
Труба һәм фортепиано өчен «Идел-Урал» сюитасы (татар һәм башкорт фольклорыннан илһам алып) (2012)
Виолончель һәм фортепиано өчен 5 эскиз (2011)
8 виолончель өчен «Сихри сәфәр» (2012)
Кыллы квартет («Кыллы квартет өчен 3 пьеса») (2010–2011)
Төрле ансамбльләр өчен әсәрләр, җырлар, романслар, театраль музыка







