Мультиинструменталист
Солист
Ильяс Камал 2011 елда Казан музыка көллиятен Татарстанның халык артисты Лариса Маслованың виолончель классы буенча тәмамлый, 2016 елда Казан дәүләт консерваториясен профессор Альберт Әсәдуллинның виолончель классы буенча, профессор Борис Трубин һәм доцент Виталий Харисовның композиция классы буенча тәмамлый, 2019 елда — ассистентура-стажировканы тәмамлый.
2014–2023 елларда Ильяс Камал Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты булып хезмәт итә. Филармония коллективы составында Татарстанның һәм Россия Федерациясенең күп шәһәрләрендә концертлар бирә.
2020–2023 елларда Татарстан Республикасы дәүләт кыллы квартетының артисты булып эшли.
2021 елдан башлап Казан дәүләт консерваториясендә кыллы квартет классын һәм махсус уен коралы (кыл-кубыз һәм башка кыллы халык уен кораллары) классын алып бара, 2025 елдан — өлкән укытучы.
Соло концертлар һәм авторлык кичәләре:
2014 — Яңа ел концерты, Татар дәүләт филармониясендә. Казан консерваториясенең «Tatarica» оркестры белән, дирижер — Ринат Халитов
2016 — шәхси концерт (виолончель), Казан дәүләт консерваториясе
2020 — авторлык кичәсе, Кабан күле буенда. «La Primavera» Казан камера оркестры, К. Тинчурин театры оркестры солистлары, дирижер — Рөстәм Абязов
2022 — авторлык кичәсе, С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы. «Tatarica» оркестры, дирижер — Ринат Халитов
2023 — авторлык кичәсе, С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы. «La Primavera» Казан камера оркестры һәм К. Тинчурин театры берләшкән оркестры, дирижерлар — Рөстәм Абязов һәм Ильяс Камал
2023 — соло концерт, Ульяновск шәһәре. Ульян өлкәсенең дәүләт рус халык уен кораллары оркестры белән, дирижер — Артем Белов
2024 — «Увертюралар фанфаралары» симфоник концерт программасы, С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы. «La Primavera» Казан камера оркестры һәм К. Тинчурин театры берләшкән оркестры, дирижер — Ильяс Камал
2025 — «Барысы да бии» камера оркестры өчен концерт программасы, С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы. «La Primavera» Казан камера оркестры, дирижер — Ильяс Камал
2026 — «МИРАС» татар симфоник музыкасы фестивале, С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы. Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры, дирижер — Ильяс Камал
2026 — соло концерт, Кәрим Тинчурин театры. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры, дирижер — Олжас Мейрманов (Казакъстан)







