Дирижёр
Дирижёр
Дирижер Ильяс Камал 2011 елда Казан музыка көллиятен Лариса Маслованың виолончель классы буенча тәмамлый, уку елларында музыка иҗат итә башлый, төрле ансамбльләр өчен эшкәртмәләр ясый, Казан дәүләт консерваториясенең профессоры, атаклы композитор Борис Трубиннан дәресләр ала.
2011 елда укуны Казан дәүләт консерваториясендә дәвам итә. Монда ул берьюлы ике факультетта (оркестр факультеты һәм музыка теориясе һәм композиция факультеты) белем ала. Остазлары арасында — Татарстанның халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, профессор Альберт Әсәдуллин, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Трубин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виталий Харисов.
2019 елда Казан дәүләт консерваториясенең ассистентура-стажировкасын тәмамлый, иҗади җитәкчесе — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виталий Харисов, шулай ук опера-симфоник дирижерлык буенча Айдар Яруллин классында укып чыга.
2019 елның октябрендә Ильяс Камалны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш дирижер һәм оркестр сәнгать җитәкчесе итеп билгелиләр.
2024 елда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен профессор Сергей Ферулевның опера-симфоник дирижерлык классы буенча тәмамлый.
Дирижер-куючы буларак башкарган эшләре:
2019 — «Минем Такташ» операсы. Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосы, «Sforzando» фондының оркестры
2019 — «Башмагым-jazz» мюзиклы. Җәүдәт Фәйзи музыкасы, Ильяс Камал эшкәртүендә. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
2020 — «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры
2020 — «Полиционер» комедиясе, драматург Илгиз Зәйниев, режиссер Туфан Имаметдинов. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
2020 — «Мадмуазель Нитуш» опереттасы. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры белән берлектә, Яшел Үзән музыкаль театры сәхнәсендә
2021 — «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясе, Җәүдәт Фәйзи һәм Ильяс Камал музыкасы. Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе, «Tatarica» оркестры, Н. Сац исемендәге музыкаль театр сәхнәсендә, Мәскәү
2022 — «Кара Пулат» операсы. Эльмир Низамов музыкасы, Ренат Харис либреттосы, К. Тинчурин театры сәхнәсендә
2022 — «Кара Пулат» операсы. Эльмир Низамов музыкасы, Ренат Харис либреттосы, Болгар шәһәрендә, борынгы Кара Пулат бинасы янында
2023 — «Идегәй» спектакле. Фәрһад Бәхтияри музыкасы. К. Тинчурин театры сәхнәсендә







