«Моң дөньясы» концертлар циклыннан «Халык моңнары» концерты
🎶 Кадерле дуслар! Сезне 2нче октябрь көнне 18:30 узачак үзебезнең «Моң дөньясы» дип исемләнгән циклының чираттагы концертына чакырабыз!
Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә берьюлы ике коллектив очрашачак, ул да булса: Ильяс Камал җитәкчелегендәге К. Тинчурин театры оркестры һәм Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рахматуллин җитәкчелегендәге Казан консерваториясенең Традицион музыка уен кораллары ансамбле.
Концерт программасында замандаш композиторларыбыз әсәрләре белән бер рәттән классик композиторларның танылган әсәрләре һәм халык музыкасы яңгыраячак.
🎵Әлеге концертта З. Яруллин, Ф. Яруллин, С. Сәйдәшев, А. Ключарев, И. Дәүләтшин, Л. Абдуллина, Г. Тимербулатова, И. Шакиров, Е. Анисимова, Н. Даутов, Р. Абязов, А. Костюкова, Э. Низамов, И. Веретельный, И. Камал һәм Р. Вәлиев әсәрләрен ишетә алачаксыз.
🎹 Солистлар – халыкара конкурслар лауреатлары:
Алмас Хөсәенов (тенор),
Арслан Сәйфи (скрипка),
Алмаз Ахунов (гармун),
Гадел Гарифуллин (думбыра),
Айгөл Сәмигуллина (курай),
Милена Муллашева (курай),
Дайсан Картанов (кылкубыз),
Кайгал Куулар (кылкубыз),
Зилә Гайнуллина (кылкубыз),
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин (гармун)
🎼 Дирижер пульты артында Ильяс Камал һәм Рөстәм Рәхмәтуллин.
📆 2 октябрь, 2026 ел
🕡 18:30
📍К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (Казан шәһәре, Татарстан ур., 1), кече зал.